Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел җәй Татарстан лагерьлары 100 меңгә якын баланы кабул итәчәк

Июнь аенда балалар лагерьлары 12 меңгә якын мәктәп укучысын кабул итте.

Бүгенге көндә Татарстанда 79 сәламәтләндерү лагере эшли башлады. Июнь аенда балалар лагерьлары 12 меңгә якын мәктәп укучысын кабул итте. ТР Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, республикада барлыгы 119 җәйге сәламәтләндерү базасы бар. Балаларны кабул итү өчен алар Роспотребнадзор рөхсәтен алырга тиеш. 
Эпидемиологик вәзгыять яхшы булса, җәй көне лагерьларда 100 меңгә якын бала ял итәчәк. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Дамир Фәттахов белән әңгәмәне бүген, 11 июльдә, «События» порталында укырга мөмкин. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында да күрергә мөмкин булачак. Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар бүген 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев