Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быелгы җәйдә Алабуга районындагы балалар һәм яшьләрнең 6 меңнән артыгы лагерьларда ял итәчәк

Шәһәрдән читтә 5 сәламәтләндерү лагере, 23 мәктәп яны лагере ишекләрен ача, анда 21әр көн белән ике смена оештырылачак. Хезмәт һәм ял лагерьлары, КФУның Алабуга институтында профильле «ИнтелЛето» лагере эшләячәк.

Быелгы җәйдә Алабуга районындагы балалар һәм яшьләрнең 6 меңнән артыгы лагерьларда ял итәчәк. Бу турыда җитәкчеләрнең шәһәр киңәшмәсендә район башкарма комитетының яшьләр сәясәтен үстерү секторы мөдире Марат Мәсәлимов сөйләде. Республиканың сәламәтләндерү лагерьларында кыен тормыш хәлендә калган 300 бала ял итәчәк.
Пандемия аркасында, сәламәтләндерү лагерьларында бар сменалар да ябык типта булачак, ата-аналар көннәре оештырылмаячак һәм әти-әниләр барып йөрмәячәк.
− Хәзерге хәлне исәпкә алып, быел да, былтыргы кебек үк санитар-эпидемиологик хәл сәламәтләндерү лагерьларында балаларның ялын оештыруда бездән аеруча әзерлек һәм җентекле игътибар таләп ителә. Элегрәк билгеләнгән норма һәм таләпләрдән тыш, Сәламәтлекне саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор белән берлектә лагерьларда балаларның санитар иминлеген тәэмин итү чараларын эшлибез. Балалар ялының куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бөтен җәй буена тәүлеклек тикшерү булачак. Бу бик мөһим һәм комплекслы эш, без аны төрле профилактика оешмаларыннан хезмәттәшләр белән үткәрәчәкбез, − диде Марат Мәсәлимов.
Шулай ук җәй буе көндез дә, кичке вакытларда да 22 универсаль спорт мәйданчыклары, 5 йорт ишегалды мәйданчыгы, 10 яшүсмерләр клубы һәм «Барс» яшьләр үзәгенең «Шатлык остаханәсе» проекты кысаларында яшәү урыннары буенча 4 мәйданчык эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев