Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бәйрәмнәрдә кайда барырга һәм ничек күңел ачырга?

Өч көннән Яңа 2014 ел - Ат елына керәбез. Бу елда нинди үзгәрешләр буласын вакыт күрсәтер. Ә аңа кадәр Яңа ел каникулларын исән-имин уздырып җибәрергә кирәк. Бу көннәрдә үзеңә һәм балаларга нинди шөгыль табарга була? Шәһәрдә үтәчәк чаралар программасы сезгә ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

ШӘҺӘР МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ

4 гыйнвар 16.00 сәгатьтә - татар халык ансамбле катнашуында яңа ел концерты;

7 гыйнвар 15.00 сәгатьтә - "Раштуада кич утыру" фольклор бәйрәм.

"КОЛОС" КЛУБЫ

27 декабрь 17.00 сәгатьтә - шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләр өчен Яңа ел тамашасы.

МӘЙДАНДАГЫ СПОРТ ПАРКЫ

28 декабрь 16.00 сәгатьтә - "Кыш бабайның чаңгы юлы" Яңа ел тамашасы;

8 гыйнвар 17.00 сәгатьтә - спорт-уен программасы, 16.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр - яңа ел уен-көлкеләре.

6 НЧЫ МИКРОРАЙОН ШУГАЛАГЫ

29 декабрь 18.00 сәгатьтә - бозда яшьләр чыршысы.

4 НЧЕ МИКРОРАЙОН

30 декабрь 17.00 сәгатьтә - 4 нче микрорайонда яшәүчеләр өчен яңа ел тамашасы;

6 гыйнвар 15.00 сәгатьтә - гаилә белән Раштуаны каршы алу (шәһәр гаилә китапханәсе, 5 нче филиал).

ШИШКИН БУАЛАРЫ

31 декабрь 18.00 сәгатьтә - Шишкин буалары җирлегендә шәһәр күләмендә яңа ел чарасы "Яңа 2014 елны каршы алу", 20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр - файер-шоу һәм яңа ел фейерверкы;

3-8 гыйнвар 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр - "Кышкы уен-көлкеләр"күңел ачу программасы.

13 гыйнвар 17.00 - Иске яңа ел.

ҮЗӘК КИТАПХАНӘ

6- 14 гыйнварда - яңа елның иң ихлас елмаюына "Елмаю балкышы" исемле фотолар бәйгесе;

9 гыйнвар 11.00 сәгатьтә - "Яңа ел калейдоскобы" электрон презентация;

10 гыйнвар 10.00 сәгатьтә - иң матур ясалган кар бөртекләренә уен-ярыш.

"БЕРДӘМ РОССИЯ" СПОРТ КОМПЛЕКСЫ

28 декабрь 15.00 сәгатьтә - шахмат уйнарга өйрәнүчеләр өчен яңа ел турниры.

БАЛАЛАР ИҖАТ ҮЗӘГЕ

8 гыйнвар 10.00 сәгатьтә - "Раштуа могҗизасы" яңа ел бәйрәме.

БАЛАЛАР ӨЧЕН ЭСТЕТИК ТӘРБИЯ ҮЗӘГЕ

7 гыйнвар 14.00 сәгатьтә - "Раштуа очрашулары".

АЛКОГОЛЬСЕЗ ЯҢА ЕЛ ТӨНЕ

Барлык кибетләр һәм сәүдә нокталары яңа ел көнендә һәм төнендә гадәттәгечә эшли (кайбер эшмәкәрләрнең ихтиярын исәпләмәгәндә). Рәсәй законы буенча, башка көннәрдәге кебек үк 31 декабрьдә 22 сәгатьтән алып, 1 гыйнварның иртәнге сәгать унга кадәр алкогольле эчемлекләр сатылмый.

БӘЙРӘМГӘ УРЫНЫНА НИЧЕК БАРЫП ҖИТӘРГӘ

Җәмәгать транспортының эш сәгате 24.00 сәгатькә кадәр озайтылды, дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Евгений Николаев. Бәйрәм уңаеннан такси хезмәтенең бәясе бермә бер артачак. Бу турыда такси хезмәте күрсәтүче оешмаларның берсендә хәбәр иттеләр (әлегә такси бәясе - 80 сум).

ШӘХСИ ТРАНСПОРТТА

Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары яңа ел тамашасына шәхси транспортта килә ала. Төп бәйрәм буласы "Яшьләр" стадионы һәм Шишкин буаларына алабугалылар һәм шәһәребез кунаклары җәмәгать һәм шәхси транспортта яки таксида килергә мөмкин. Полиция хезмәткәрләре тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк.

Ә менә күрше Чаллыда яшәүчеләрне бәйрәмгә бары тик җәмәгать транспортында гына килергә чакыралар, чөнки машиналар өчен әзерләнгән урын барысына да җитмәячәк. Моннан тыш, бәйрәм мәйданына якын куелган машиналарны ватып ачарга мөмкиннәр.

Алия СИРАЕВА

Налия БАЯЗИТОВА

Алия Сираева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев