Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бюджет-2017: гади түгел, әмма дефицитсыз

Пәнҗешәмбедә Алабугада берьюлы ике - шәһәр һәм район Советы сессияләре булды. Аларда киләсе елга һәм 2018-2019 еллардагы планлы чорга бюджет кабул ителде.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыйкова белдерүенчә, 2017 елга район бюджеты 1 миллиард 451 миллион сум тәшкил итә, чыгымнар да шул күләмдә планлаштырылган. Соңгысына коммуналь хезмәтләргә түләү, бюджеттагыларның хезмәт хаклары, ашамлыклар һәм дару бәяләре арту исәпкә алынган. Казнадан иң күп чыгымнар "Яшьләр сәясәте" бүлекчәсен дә кертеп, "Мәгариф" бүлеге өчен каралган. Резерв фонды буларак 6 миллион сумнан артык акча планлаштырылган. 2017-2019 елларга район бюджетының дефициты планлаштырылмый, дип хәбәр итте Эльмира Садыйкова.
Алдагы еллардагы кебек үк, бюджет керемнәренең зур күләмле чыганагы булып физик затлар кеременнән салымнар һәм тулаем салым кала, салымнарның гомуми күләменнән алар 89 процент тәшкил итә. Район бюджетына физик затлар кеременнән салымнар (НДФЛ) киләсе елда 493,5 миллион сум булыр дип көтелә.
Чыгышка аңлатма биреп, район башлыгы Геннадий Емельянов район тормышының алдагы өч елы өчен мөһим документ кабул ителде дип билгеләп үтте.
- 2016 ел гади булмады, 2017нче ел да шундый ук булыр дип планлаштырыла. Бюджетның керем өлешен үтәү өчен безгә тырышлык куярга кирәк, - диде ул.
Сессиядә шулай ук 2016 ел бюджетындагы үзгәрешләрне карадылар.
Депутатлар район милкен (спорт шәһәрчеге һәм Георгий паркындагы кече архитектура төрләрен) шәһәр милкенә тапшыру турында карар кабул итте. Иске Күклектәге балалар бакчасы, казан бүлмәсе, мәктәп хәзер шулай ук Иске Күклек авыл җирлеге милкенә тапшырылган.
Чистарту корылмаларында җиһазларны төзекләндерү кирәк булганга, "Алабуга Водоканалы" МУП устав фонды арттырылган.
Җир-милек палатасы рәисе Евгений Петров су объектлары урнашкан урман фонды һәм җир кишәрлекләрен файдалануда хокук бозуларны кисәтү турында сөйләде. Урман фондының гомуми мәйданы район территориясенең гомуми мәйданының 14 процентын алып тора. Шәһәр территориясендәгеләре дәүләт кадастрына кертелгән, файдаланганда закон бозулар булмасын өчен, калганнарын исәпкә алырга кирәк. Су фонды район мәйданының 2 процентын тәшкил итә.
-Җир кишәрлекләрен бүлеп биргән вакытта, Җир һәм Су Кодекслары катгый саклана. Тойма, Кама, Нократ елгаларының су саклау зоналары 200 метр, Ела, Буга, Шумиха елгаларыныкы - 50 метр тәшкил итә, - ди Евгений Петров.
Хокук бозуларны ачыкларга булышу йөзеннән без газеталарга "Халык инвентаризациясе" акциясе игълан ителү турында язып чыккан идек, ләкин чара кысаларында бер хәбәр дә алынмады.
***
2017 елга шәһәр бюджеты да дефицитсыз - 268 миллион 473 мең сум табыш һәм шуның кадәр чыгым. Физик затлар салымынан кергән акчалар салым табышының гомуми күләменнән 62 процент - 152 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк. Шәһәр бюджетының олы чыганагы булып җир салымы тора, алар 68 миллион сумнан артыр дип көтелә. Физик затлар милегенә салымнардан кергән табыш 18 миллион сумнан артырга тиеш.
Депутатлар быелгы бюджет үзгәрешләрен карап, "Җирдән файдалану һәм шәһәр төзү кагыйдәләре"нә, гамәлдәге корылмаларга туры китереп, үзгәртүләр керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев