Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чагин: Конституциягә төзәтмәләр эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк

Конституциядә Россия Федерациясенең гражданнар хезмәтен хөрмәт итүе һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итүе күрсәтеләчәк.

Конституциягә төзәтмәләр эшче һөнәрләрнең абруен арттырырга тиеш. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

"Минемчә, әлеге төзәтмәнең төп максатларының берсе – эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру. Бу безгә, производство вәкилләре буларак, мөһим. Мин спорт дөньясыннан булсам да, без үзебез спорт инвентаре ясыйбыз һәм без производство коллективы, шуңа күрә боларның барысы да эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә ярдәм итәчәк дип әйтә алабыз",  диде "Камаз-Автоспорт" коммерцияле булмаган предприятие директоры Владимир Чагин.

Хәзер Россия Конституциясендә: "Россия Федерациясе гражданнар хезмәтен хөрмәт итә һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итә", – дип язылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев