Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чаллы Сабантуенда абсолют батырга нинди машина биреләчәге билгеле 

Ярышларны атказанган спорт мастеры Айрат Гыйлаев хөкем итәчәк.

19 июнь көнне Чаллыда Сабантуй үткәреләчәк. Көрәш буенча абсолют батырга 120 килограммлы тәкә һәм «Лада Веста» автомобиле тапшырылачак.

Үзәк мәйданда Сабан туе бәйрәменең абсолют батыры исеменә Россиянең 150дән артык иң көчле көрәшчеләре бил алышачак, дип яза Шәһри Чаллы газетасы сайты. Ярышлар хөкемдары — атказанган спорт мастеры Айрат Гыйлаев.

Моннан тыш, Сабантуй программасында гер спорты, йөгерү, куллар белән балык тоту, вертикаль баганага менү, дилбегә тартышу, армспорт, капчык киеп йөгерү, кашыкка күкәй салып, шулай ук су тулы чиләкләр эленгән көянтә белән йөгерү, капчыклар сугышы, таяк, аркан тартышу, селкенеп тора торган баганага менү, бүләкләр кисү, чүлмәк вату, катыкта бүләк эзләү, олы агач төпләрен еракка ыргыту, утын әзерләү, машина тарту кебек ярышлар каралган. 

Җиңүчеләргә 900дән алып 4000 сумга кадәр булган сертификатлар тапшырылачак. 

Чаллы Сабантуеның тулы программасын биредә карап була.

Фото: Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев