Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чаллы студентына теракт турында ялган хәбәр өчен җәза биргәннәр

Ялган хәбәр өчен кызга 15 мең сум штраф салганнар. 

11 май кичендә көллиятнең 16 яшьлек студенты Instagram битендә Чаллы мәктәпләренең берсендә теракт әзерләнүе хакында хәбәр иткән. Моннан тыш, кыз ата-аналарны балаларын уку йортларына җибәрмәскә өндәгән.

Имеш-мимешләр таратучыны ачыклый алганнар. Чаллы кызы аңлатып узганча, аңа әзерләнә торган һөҗүм турында мәгълүмат социаль челтәрләрдә билгесез заттан килгән. Ул, дөреслекне тикшермичә, барысын да челтәрдә бастыра.

Фейк өчен кызга 15 мең сум штраф салганнар, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев