Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чаллы йортларында җылылык куллану салкын көннәрдә 22 процентка арткан

Гомумйорт исәпкә алу приборлары куелган күп фатирлы йортларда җылылык энергиясе өчен түләүгә акча экономияләү күп очракта йортта яшәүчеләрнең үзләренә бәйле.

2021 елның гыйнварында Чаллыда салкыннар аркасында җылылык энергиясен куллану күләмнәренең 2020 елның гыйнварына карата 22 процентка артуы ачыкланган. Яр Чаллыда 2021 елның гыйнварында уртача тәүлеклек температура 11,8°C тәшкил итте, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,9°C га салкынрак, дип хәбәр итә Татар-информ.

«Газпром межрегионгаз» компаниясе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 2020-2021 елның кышкы айларында газ куллану түбән температуралар аркасында шактый арткан. Әйтик, 2020 елның декабрендә республикада газның гомуми чыгымы 1,94 млрд кубометр тәшкил итте, бу 2019 елның декабренә карата 12 процентка артык. 2021 елның гыйнварында Татарстанда газ чыгымы 1,95 млрд кубометрга кадәр арткан, бу 2020 елга карата 17 процентка күбрәк. Энергоресурс чыгымнарының артуы җылылык өчен счетларда чагылыш тапмый.

«Җылылык өчен түләүләрне исәпләү гомумйорт исәпкә алу приборлары тарафыннан теркәлгән җылылык энергиясен фактта куллану буенча башкарыла. Чаллы шәһәре буенча җылылык энергиясен исәпкә алу буенча гомумйорт приборлары белән тәэмин ителеш — 99,9 процент булса, һава торышына тәэсир итү җиһазлары — 99 процент тәшкил итә.

«2021 елның гыйнварында җылылык энергиясенә тариф үзгәрмәде, соңгы үзгәрүе 2020 елның 1 июлендә булды, коррекция 4 процент тәшкил итте, бу инфляция дәрәҗәсе белән чагыштырмача туры килә», — дип билгеләп үттеләр ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Гомумйорт исәпләү приборлары куелган күп фатирлы йортларда җылылык энергиясе өчен түләүгә акча экономияләү күп очракта йортта яшәүчеләрнең үзләренә бәйле. Начар җылытылган тәрәзәләр һәм аерым фатирларда ачык форточкалар өчен, нәтиҗәдә, йортта яшәүчеләрнең барысына да түләргә туры килә. Подъездлардагы ишекләргә һәм тәрәзәләргә дә игътибар итәргә кирәк, алар шулай ук ябык булырга тиеш.

ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә счет-фактура узган ай күрсәткечләре белән чагыштырырлык төп параметрларны үз эченә алган. Нинди дә булса пунктларның кискен үзгәрешләре идарәче компаниягә аңлатма сорап мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булырга мөмкин. Шулай ук күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үз хокукларын яклау өчен ТР Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала. 

2020 елның 14 декабренд Татарстан Президенты үзенең указы белән ә 2021 елга торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү үсешенең чик индекслары күләмен раслады. Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны индексацияләү 2021 елның июлендә булачак, Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге өчен түләү үсешенең индекс күләме 4,4 процент тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта индексның күләме коммуналь хезмәтләр өчен түләү нәкъ менә шул күләмдә артачак дигән сүз түгел. 2020 елда индексның зурлыгы 4 процент тәшкил иткән, ә фактта түләүләрнең үсеше — 3,6 процент, бу инфляциядән шактый түбән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев