Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чаллыда барлык массакүләм чаралар тыелды

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдә коронавирус белән бәйле вазгыятьнең катлаулануына бәйле рәвештә, барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгарды.

Кичә, 27 сентябрь көнне, Яр Чаллыда коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив утырышы булды. Бу хакта Чаллының Мәгълүмати сәясәт идарәсе һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә.

Укытучылар көне һәм Халыкара өлкәннәр көне хезмәт коллективларында гына үткәреләчәк.

Шулай ук шәһәр хакимияте вәкилләренә халык белән профилактик эш алып барырга кушылды.

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин ковидка каршы вакцинация темпларын көчәйтергә, ләкин мәҗбүри итмәскә дип боерган иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев