Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чаллыда милли матбугат үзәге оештырыла

«Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау», «Мәйдан» кебек татар матбугат чараларын заманча эшләргә өйрәтәчәкләр.

«Татмедиа» Чаллыда милли матбугат үзәге оештыра. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, татар матбугат үзәге ул милли-мәдәни темаларга очрашулар, матбугат конференцияләре уздыру урыны булырга тиеш.

Шамил Садыйков Чаллыдагы «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау», «Мәйдан» кебек татар матбугат чараларының технологик яктан артта калу проблемасы булуын да искәртте. «Аларның аудиторияләре белән элемтәләре түбән, социаль челтәрләрдә аудиторияләре кечкенә, эшләү рәвешләре текст язуга гына корылган. Безнең бурыч — аларны заманча эшләргә өйрәтү. Яңа социаль челтәрләрдә эшләү өчен җиһазлар, фотоаппаратлар алу ниятләнә», — дип белдерде Шамил Садыйков.

Акционерлык җәмгыяте генераль директоры әйтүенчә, ниндидер басманы ябу, статусын түбәнәйтү турында сүз бармый.

«Иң мөһиме — Чаллыны милли матбугатны үстерү буенча төп стратегик юнәлеш итеп күрәбез. Соңгы ел эчендә Чаллыда татар телле «Күңел ТВ» телеканалы ачылды, тәүлек әйләнә эшләүче «Тәртип» музыкаль радиосы ачылды. Хәзер яңа бурычыбыз — гәҗит-журналларны яңа дәрәҗәгә күтәрү, аларга заманча эшләргә мөмкинлекләр бирү», — диде Шамил Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X