Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чаллыда шартлауда зыян күргән биш кешенең ни хәлдә булуы билгеле

5 кеше зыян күргән, шуларның берсе вафат.

Кичә кич Чаллыда торак йортта шартлау булды. 5 кеше зарар күрде, дип яза «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы. 

1999 елда туган кыз хастаханәдә үлә. Ул бик авыр хәлдә була, клиник үлем кичерә. Табиблар аңа операция ясый, әмма аны коткарып кала алмыйлар. Дүрт кеше төрле җәрәхәтләр алган, алар арасында ике бала да бар. 

17 яшьлек яшүсмер реанимациядә авыр хәлдә. Аның 11 яшьлек энесе Чаллының клиник диагностика медицина үзәгендә (КДМЦ).

70 яшьлек ир-ат авыр хәлдә БСМПда ята. 

Шулай ук табибларга 1973 елда туган хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Карап чыкканнан соң аңа амбулатор дәвалану билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X