Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Челтәр компаниясе» счетчикларны тикшерә башлады

Тикшерү эшләре исәпләү приборы урнашкан урында үткәрелә.

«Россия Федерациясендә электр энергиясен (егәрлек) исәпкә алу системалары үсүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 27.12.2018 ел, № 522-ФЗ Федераль закон нигезендә, 2020 елның 1 июленнән алып 2023 елның 31 декабренә кадәр челтәр компанияләре кулланучыларның исәпкә алу приборларын (аларны эксплуатацияләү вакыты дәвамында) тикшерергә хокуклы.

Шуның белән бәйле рәвештә, 2021 елдан «Челтәр компаниясе» АҖ Татарстан Республикасының бөтен территориясендә тикшерүләр арасында алыштырыр вакыты җиткән исәпләгечләрне тикшерә башлады. Тикшерү эшләре исәпләү приборы урнашкан урында үткәрелә. Бу — кулланучыларга уңайлы булсын өчен эшләнелә. Исәпләгечләрне «Челтәр компаниясе» АҖ персоналы «ЦСМ-Татарстан» ФБУ махсус оешмасы белән берлектә тикшерә. Электр энергиясен кулланучылар өчен әлеге процедура бушлай. Моның өчен, алдан сөйләшенгән вакытта, тикшерүчеләргә электр счетчигын карау мөмкинлеген бирергә генә кирәк.

Электр счетчикларын тикшерү (поверка) нәрсә ул? Бу — аларның алга таба да исәпләгеч прибор сыйфатында куллану мөмкинлеген рәсми рәвештә раслау. Әлеге тикшерү счетчикның рөхсәт ителгән ялгышу һәм куллануга яраклылык дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә. Электр энергиясе өчен исәп-хисап ясауда катнашкан барлык счетчиклар тикшерелергә тиеш. Бу физик һәм юридик затларга да кагыла.

Счетчикны ни өчен тикшерергә кирәк? Тикшерү срогы чыккан исәпләү приборлары файдаланган электр энергиясе өчен коммерция исәп-хисапларында кулланыла алмый. 

Исәпләү приборы тикшерү узган очракта, электр энергиясе өчен исәп-хисап ничек башкарылачак? Электр энергиясен куллану күләме исәпкә алу приборы күрсәткечләреннән чыгып билгеләнәчәк.

Кулланучы «Челтәр компаниясе» АҖ яки аларның подрядчы оешмалары вәкилләрен үз счетчигын тикшерүгә юл куймаска хокуклымы? Счетчик хуҗасы исәпкә алу приборына керүне чикләргә хокуклы түгел. Моннан тыш, счетчик тикшерүчеләрне ике тапкыр кертмәгән очракта, исәпләү җиһазы югалган булып санала һәм кулланылган электр энергиясе өчен түләү исәпләү ысуллары буенча башкарылачак. 

Исәпкә алу приборы тикшерүне узмаган очракта, электр энергиясе өчен исәп-хисап ничек башкарылачак? Электр энергиясен куллану күләме башка мәгълүматтан чыгып билгеләнергә һәм исәпкә алу приборын тикшерү вакыты чыккан көннән соң яңадан исәпләнергә мөмкин.

2022 елда Алабуга электр челтәрләре районнарында да кулланучыларның исәпкә алу приборларын тикшерү планлаштырылган. Сезнең районда электр энергиясе счетчикларын тикшерү вакыты турында «Челтәр компаниясе» АҖ вәкилләре өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк. Сораулар булса 8-800-2000-878 телефон номеры буенча «Челтәр компаниясе» АҖ Контакт-үзәгенең күп каналлы линиясенә мөрәҗәгать итәргә була.
Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев