Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Чиста булачак» экологик хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова Владимир Путинга сулыкларны җыештыруда катнашырга тәкъдим итте

РФ Президентының экологлар белән очрашуы Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көненә багышланган иде.

Бүген Владимир Путин экологлар белән онлайн-режимда аралашты. 
«Чиста булачак» Татарстан яшьләр экологик хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова безнең республиканы тәкъдим итте. Ул дәүләт башлыгына ТРның «Чиста булачак» экологик хәрәкәте нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Владимир Путин, үз чиратында, активистларны Эколог көне белән котлады. 
Экоактивистка билгеләп үткәнчә, 2019 елда сулыкларны һәм ярларны җыештыруда 900 мең кеше катнашкан. «Россия суы» — Россиянең экологик киләчәгенә битараф булмаган волонтерларның тулы бер армиясе. 
«Владимир Владимирович, мин сезне „Россия суы“ акциясендә катнашырга чакырыр идем! Бу экология мәсьәләләренә өстәмә игътибар җәлеп итәргә һәм илебездә сулыкларны чистарту акциясенә битараф булмаган тагын да күбрәк гражданнарны җәлеп итәргә ярдәм итәр дип ышанам», — диде Диләрә Сатикова.
Дәүләт башлыгы Татарстан вәкиленә чакырулары өчен рәхмәт белдерде. Уникаль су объектларын саклау РФ Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указы кысаларында «Экология» илкүләм проектының мөһим бурычларыннан берсе булып тора. 
2019 елда Татарстан Республикасында 137 су объекты ярларын республиканың 55 мең кешесе чистарткан. 2020 елда Татарстанда ярларны чистарту буенча 90нан артык акция планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев