Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чит ил паспортының бәясе үзгәрми

Соңгы айларда паспорт-виза хезмәтенең чит ил паспортын бирүче кабинетына килүчеләрнең артуы сизелә.

Өч ай эчендә 2011 елның беренче яртыеллыгында бирелгән кадәр чит ил паспорты тапшырылган. Халык чил ил паспортына бәяләр артудан курка. Бу фикерне паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Сергей Бубеков кире кага. Паспорт хуҗасының ике үлчәмле цифрлы фотосы, исеме, фамилиясе һәм әтисенең исеме, туган вакыты һ.б. мәгълүмат язылган биометрик паспорт хәзер 2 мең ярым сум тора. Паспорт хуҗасының бармак эзләре төшкән яңа чит ил паспортын алу өчен түләргә кирәк булачак, дәүләт пошлинасы суммасы хәзерге биометрик паспортныкы кадәр үк булачак, ди җитәкче. Сергей Бубеков әйтүенчә, бәянең үзгәрмәве турында белдерү һәр кабинетның ишегенә элеп куелса да, яңа чит ил паспортын алырга теләүчеләр чираты кимеми. Шуңа күрә бүген кабул итүгә алдан язылырга һәм документларны тапшырырга һәм якынча ике атна көтәргә кирәк. Кабул итүгә ике төрле юл белән: Казандагы 231-12-12 телефоны аша яки gosyslugi.ru. сайтында язылырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев