Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ЧИТ ҖИРЛӘРДӘН КЕМ КИЛӘ?

2017 елның 7 аенда Алабуга районында теркәлгән чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган затлар саны 2340 булган.

Алабуга ЭЭБнең миграция бүлеге башлыгы Сергей Бубеков билгеләп үтүенчә, чит ил кешеләренең тәүге тапкыр килүчеләре кими. Районда теркәлгән чит ил гражданнары арасында элеккечә Германия, Төркия, Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан килүчеләр күбрәк, вьетнамлылар беренче тапкыр теркәлгән.

Башка илләрдән килүчеләр нигездә эш максаты белән йөри. Гомумән алганда, районга җәлеп ителгән эш көче җирле хезмәт базарына йогынты ясамый. Сергей Бубеков әйтүенчә, аларның күпчелеге хезмәт шартлары авыр булган һәм квалификацияле белгечлек таләп ителмәгән урыннарда эшли. Әйтергә кирәк, чит ил гражданнарының 5есенә карата чыгарып җибәрү турында карар кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев