Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чын безнеңчә, милли лагерь

Җәйге каникулларга старт бирелүгә, 1 нче гимназия базасында «Гөлбакча» мәктәп яны лагере эшли башлады.

Башка еллардан үзгә буларак ул «Яшә туган телем» программасына нигезләнеп этнокультуралы лагерь буларак ачылды. Бүгенге көндә анда 75 укучы ял итә. Ял итү барышында тәрбиячеләр балаларга халкыбызның милли-мәдәни мирасын өйрәтүгә, милли уеннар уйнатуга зур игътибар бирәләр.

Шулай ук программага «Балалар сабантуе», «Лагерь гүзәле», «Шигырь бәйрәме», «Без сәләтлеләрне барлыйбыз» кебек чаралар үткәрү дә кертелгән.

Л.Вәгыйзова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев