Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

COVID-19дан прививка ясатмаганнарны эштән читләштерү законлымы?

Алабуга шәһәр прокуратурасына коронавирус йогышлы авыруыннан мәҗбүри вакцина мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләр саны арта.

Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибының 2021 елның 11 октябреннән 7 санлы «Татарстан Республикасында эпидемия күрсәткечләре буенча гражданнарның аерым категорияләренә COVID-19га каршы мәҗбүри вакциналау турында» карарының ни дәрәҗәдә законга туры килүен Алабуга шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Зүрия Мадюкова аңлатты.

2021 елның 3 февраленнән РФ Сәламәтлекне саклау министрлыгының 47 санлы боерыгы белән эпидемия күрсәткечләре буенча профилактика прививкалары календаренда яңа короновируслы йогышлы авыруга каршы мәҗбүри вакцинациягә кагылышлы өлеш түбәндәгечә язылган: 

— яше 60 һәм аннан да узганнар; аерым һөнәр һәм вазифа буенча эшләүче өлкәннәр: медицина, мәгариф оешмаларында, иҗтимагый хезмәт күрсәтү һәм күпфункцияле үзәк оешмаларында эшләүчеләр; социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче затлар; хроник авырулы, шул исәптән бронх-үпкә, йөрәк-кан тамырлары, шикәр чире һәм симерү; халык саны 1 миллионнан арткан шәһәрләрдә торучылар;

— аерым һөнәр һәм вазифа буенча эшләүче өлкәннәр: транспорт һәм энергетика оешмаларында эшләүчеләр, хокук саклау органнарында, дәүләт чигеннән үткәрү пунктларындагы дәүләт тикшерүе органнарында эшләүчеләр; вахта ысулы белән эшләүче затлар; волонтерлар; хәрби хезмәткәрләр; хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләре;

— дәүләтнең гражданнар һәм муниципаль хезмәткәрләре; һөнәри мәгариф оешмаларында һәм югары белем оешмаларында укучы 18 яшьтән узган затлар; хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затлар.

РФ Хезмәт Кодексы белән хезмәткәрне хезмәт бурычларны үтәүдән читләштерү каралган. РПФ Хезмәт Кодексының 76 маддә 1 өлешенең 8 абзацында каралганча, хезмәттән читләштерү әлеге Кодекс һәм федераль законнар искәрткән очракларда гына түгел, РФнең башка норматив-хокукый актлары буенча да мөмкин. 

1998 елның 17 сентябреннән 157-ФЗ санлы Федераль закон нигезләмәсе шундый очракларның берсе булып тора. Аның 5 маддә 2 пунктында әйтелгәнчә, профилактика прививкалары булмау гражданнарны йогышлы авырулар таралу куркынычы югары булган эшкә алудан баш тартуга яисә хезмәттән читләштерүгә юл куя. 

Шулай ук 2021 елның 11 октябреннән 7нче санлы «Татарстан Республикасында эпидемия күрсәткечләре буенча гражданнарның аерым категорияләренә COVID-19га каршы мәҗбүри вакциналаштыру үткәрү турында» карарындагыча, мәҗбүри вакциналаштырылырга тиешле затлар:

— 60 яшьтә һәм аннан да өлкән яшьтәгеләр;
— медицина һәм санатор-сәламәтләндерү оешмаларында эшләүчеләр;
— мәгариф оешмалары, шул исәптән өстәмә белем оешмалары хезмәткәрләре;
— социаль яклау учреждениеләре хезмәткәрләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче затлар;
— транспорт һәм транспорт инфраструктурасы, энергетика, сәнәгать предприятиеләре, төзелеш һәм проектлау, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате оешмалары хезмәткәрләре;
— хокук саклау органнарында, дәүләт чигеннән үткәрү пунктларындагы дәүләт тикшерүе органнарында эшләүчеләр, суд органнары хезмәткәрләре;
— вахта ысулы белән эшләүчеләр, волонтерлар;
— хәрби хезмәткәрләр; лица, хәрби хезмәткә чакырыласы затлар;
— дәүләтнең гражданнар һәм муниципаль хезмәткәрләре; ТРда дәүләт вазифаларын алмаштыручы затлар;
— 18 яшьтән олырак студентлар.
Хезмәт күрсәтүдә:
— сәүдә һәм җәмәгать туклануы оешмалары;
— матурлык салоннары һәм чәчтарашханәләр, мунча, сауналар, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнес-клуб, бассейннар;
— көнкүреш хезмәте, шул исәптән кер юу, химик чистарту, ателье һәм башка шундый хезмәтләр;
— финанс оешмаларының клиентлар белән эшләү бүлекчәләре;
— йөк ташу;
— КФҮ;
— Пенсия фонды, почта, Мәшгульлек үзәге;
— кәрәзле элемтә;
— ТКХ һәм энергетика;
— мәдәни, спорт һәм ял чаралары оешмалары, шул исәптән музейлар, кинотеатрлар, китапханәләр;
— балалар уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре;
— балигъ булмаган балаларны ял иттерү һәм сәламәтләндерү оешмалары;
— юридик һәм типография хезмәтләре;
— кунакханә, туристлык хезмәтләре;
— мәгълүмати хезмәтләр;
— даруханә һәм ветеринария оешмалары;
— клининг компанисе оешмалары;
— дезинфекция, дезинсекция, дератизация үткәрү хезмәте;
— ритуаль хезмәтләр;
— автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү хезмәте;
— предприятиеләрне саклау хезмәте;
— китертү, курьер хезмәте хезмәткәрләре.

Профилактика вакцинасын чикләү өчен медицина буенча каршы килә торган сәбәп кирәк (1998 елның 17 сентябреннән 157-ФЗ санлы Федераль законның 11 маддә 3 пункты).

Шул рәвешле, вакцинадан баш тарткан һәм медицина каршылыклары булмаган хезмәткәрләр эштән читләштерелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X