Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

COVID-19га каршы вакцинация турындагы сорауларга инстаграмның туры эфирында җавап бирәчәкләр

16 февральдә үтәчәк эфирда чакырылган экспертлар катнашында вакцинация темасы буенча әңгәмә алып барылачак.

16 февральдә ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлеева һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Габделганиева Инстаграмда COVID-19 вакцинациясе мәсъәләләре буенча әңгәмә алып барачак. Спикерлар туры эфир барышында татарстанлыларның актуаль сорауларына җавап бирәчәк. Бу хакта республиканың яңа коронавирус инфекциясенә каршы тору оператив штабы хәбәр итә.

Беренче эфирның темасы «Вакцинация — COVID-19ның авыр агымыннан коткару: ни өчен прививка хроник авырулы кешеләр өчен мөһим?».
Онлайн-трансляция 11:00 сәгатьтә башлана. Эфир ТР сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында узачак.

16 февральдә үтәчәк эфир турыдан-туры трансляцияләр сериясенә старт бирәчәк.

Трансляциягә сылтамалар:

https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan

https://instagram.com/minzdravrt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев