Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дамир Фәттахов 23 гыйнварда митингта булган яшьләр белән очрашу үткәрәчәк

Ведомствода каршы тору акциясендә катнашырга теләк белдергән яшьләрнең фикерләрен ишетергә телиләр.

Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы 23 гыйнварда митингта булган яшьләр белән очрашу оештырырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов сөйләде. 

Сөләйманов сүзләренчә, әлеге очрашу ярдәмендә үз гражданлык позициясен шул рәвешле белдерергә теләгән һәр яшь егет-кызның фикерен белергә мөмкин булачак. 

Очрашу бу атнага планлаштырыла. 23 гыйнварда митингка чыгучылар арасында Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына таныш һәм актив гражданлык позициясенә ия яшьләр дә булган. Шул ук вакытта алар аны конструктив һәм иҗади яктан күрсәтә иде, дип өстәде Сөләйманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев