Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дания Заһидуллина «Һун повестьләре» әсәрен татарчага тәрҗемә итәргә тәкъдим итте 

Галимә әйтүенчә, якут язучысы Николай Лугиновның әсәре гыйбрәтле хикәя-повесть жанрына якын.

Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина якут язучысы, драматург Николай Лугиновның борынгы төркиләрнең күчеп утыруы, аларның күрше халыклар белән мөнәсәбәтен тасвирлаган «Хуннские повести» («Һун повестьләре») әсәрен татар теленә тәрҗемә итеп чыгарырга тәкъдим итте.

«Бу повесть мәктәп яшендәге балаларга туры килер иде. Әсәрне татар теленә тәрҗемә итәргә һәм авторның иҗатын Татарстанда танытуны кирәк дип саныйм», — диде ул «Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» түгәрәк өстәлендәге чыгышында.

Галимә фикеренчә, Николай Лугиновның тарихи-фәлсәфи повестьләре гыйбрәтле хикәя-повесть жанрына якын. Әсәр әкият формасында бәян ителә. Аның повестьләрендә борынгы төрки эпос стильләре кулланылган. Автор борынгы төркиләрнең холкын, менталитетын, кытайлардан аермалы якларын тасвирлый. Аның әсәрләрен укып, «төркиләр — кемнәр?» дигән сорауга җавап табып була" — ди ул.

"Һуннар повесте"ндә борынгы Кытайның тарихы, ил төзелгәндә төрки халыкларның — һуннарның роле билгеләнелә, безнең эрага кадәр алтынчы гасыр тасвирлана", — диде Дания Заһидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев