Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Декабрьнең 20 көнендә Татарстан юлларында 29 кеше һәлак булган

Узган ялларда ТРның Тукай, Буа, Апас районнарында килеп чыккан һәлакәтләр фаҗига белән төгәлләнгән.

Аерым алганда, 19 декабрьдә 4.50дә Тукай районында, Яр Чаллы - "Дубки" ял базасы юлының 2нче чакрымында, "Иран Кондор" автомобиле рулендагы 1994 елгы егет, фаразлар буенча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юл кырыенда басып торган 1990 елгы кызны бәрдерә (соңгысының киемендә яктылык кайтаргыч билгеләре булмавы билгеле). Кыз һәлакәт урынында ук җан бирә.

Шул ук көннне 19.00дә Казан - Ульяновск юлының Буа районы турысындагы 124нче чакрымында "Лада Приора" автомобиле белән идарә иткән 1986 елгы егет тә хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм Т-рәвешле чатны турыга узып, түбән төшеп каплана. "Лада"дагы 1972 елгы пассажир хатын-кыз җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була. Әлеге автомобиль йөртүчесе хастаханәгә озатыла.

Кеше үлеменә китергән һәлакәтләрнең тагын берсе кичә 9.10да Казан - Ульяновск юлының Апас районы турысындагы 74нче чакрымында була. "Лада Калина" автомобиле рулендагы 1968 елгы хатын-кыз каршы як юлга чыгып , "Митсубиси Лансер" автомобиле белән бәрелешә. "Лада" автомобилендәге 1969 елгы пассажир хатын-кыз җәрәхәтләрдән шунда ук җан тәслим кыла. Әлеге автомобиль белән идарә иткән хатын-кыз хастаханәгә озатыла.

Җыеп кына әйткәндә, декабрьнең 20 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 249 һәлакәт теркәлгән. Нәтиҗәдә, 29 кешенең гомере өзелгән, 302 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән статистика шул хакта сөйли.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев