Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Депутат Айрат Фәррахов Дәүләт Думасының дачникларга ярдәм итәчәге турында сөйләде

Үзгәрешләр кертү буенча барлык тәкъдимнәр дә гражданнар тарафыннан кертелгән, дип ассызыклады депутат.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов бакчачылык мәсьәләләре буенча туры эфир үткәрде. Эфирда шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов, ТР бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин катнашты. 

Ул бакчачыларга ярдәм итүдәге үзгәрешләр турында сөйләде. «Бердәм Россия» 2021-2022 елда яңа законнар тәкъдим итәчәк. 

Әйтик, «дача амнистиясе» нең гамәлдә булу срогы чираттагы тапкыр озайтылды, ул 2021 елның 1 мартында гамәлдән чыгарга тиеш иде. Моннан тыш, дачаны сатып алган өчен салым акчаларын кире кайтарырга да була. Элегрәк мондый түләүләрдән баш тартканнар иде. Кайтарырга мөмкин булган максималь сумма 260 мең сум тәшкил итә. 

Үзгәрешләр кертү буенча барлык тәкъдимнәр дә гражданнар тарафыннан кертелгән, дип ассызыклады депутат. Төзәтмәләр һәм законнар халыкта хуплау тапты. 

Үзгәрешләр шулай ук бакчачылык ширкәтләрен су салымыннан азат итәргә; бакчачылык ширкәтләренең түләүләрен коммуналь түләүләргә тиңләштерергә, шул рәвешле аларны банк комиссиясеннән азат итәргә; бакчачылык ширкәтләрен су чыгаруга техник шартларны үтәүнең катлаулы бурычыннан азат итәргә; объект билгеләнүенә карамастан, электр өчен түләү буенча 0,7 коэффициентын куллануны билгеләргә тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев