Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Депутат фастфуд ризыктан кергән салымны симерүне дәвалауга юнәлтергә тәкъдим итте

Борис Менделевич сүзләренчә, Россия гражданнарының 55 проценты симерүдән интегә.

Россиядә фастфудтан, яки тиз әзерләнә торган ризык сатудан кергән салым акчаларын симерү авыруларын кисәтүгә һәм дәвалауга тотарга тәкъдим ителде. Бу хакта инициатива авторы — РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутаты Борис Менделевичка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Борис Менделевич белеме буенча табиб. Аның сүзләренчә, бүген Россиядә кешеләрнең якынча 55 проценты симерү белән бәйле уңайсызлыклар кичерә. Шунлыктан әлеге проблема белән көрәшү өчен махсус закон кабул итү зарурлыгы туа.
«Минемчә, әлеге документ продуктларның калориясен чикләү, фастфудка салым билгеләү һәм җәмгыятьтә ярлылыкны киметү кебек мәсьәләләрне чишәргә тиеш. Шулай гына кешеләрнең сәламәтлеген саклап була», — дигән фикерләре белән уртаклашты депутат.
Моннын тыш, упаковкаларда товарның калориясе турындагы мәгьлүмат, менюда ризыкларның калориясен күрсәтү дә яхшы нәтиҗә бирергә мөмкин, дип фикер йөртә эксперт. Бу үзгәрешләрне парламентарий салым кодексына кертергә тәкьдим итә. Фастфуд ризыкларны сатудан кергән акчаларны исә симерүне дәвалауга һәм профилактика чараларына юнәлтергә, ди депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев