Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дәүләт Думасы депутатлары "Алабуга"да булды

«Алабуга» махсус икътисадый зона барлыкка китерү тәҗрибәсе алдан баручы үсеш территориясен формалаштырганда бүген чиктән тыш файдалыдыр. Бүген бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина "Алабуга" МИЗга үзенең визиты барышында белдерде.

Кунак ханымны махсус икътисадый зона генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озатып йөрде. Әлфия Когогина өчен "Дөнья брендлары ни өчен «Алабуга»ны сайлый?» дигән презентация уздырылды. МИЗның генераль директоры Тимур Шаһивәлиев билгеләп үткәнчә, махсус икътисадый зонаның төп өстенлеге - әзер сәнәгый инфраструктура. "Мисалга, KASTAMONU кебек завод өчен 50 гектар җир, елына 50 миллион кубометр газ, үзенең тимер юл тармагы булу кирәк. Россиянең теләсә кайсы ноктасында боларның барысы да бар дип әйтеп булмый",- дип басым ясады Тимур Шаһивәлиев.

Дәүләт Думасында Татарстан вәкиле булган Әлфия Когогина үз чиратында "Алабуга" МИЗ өчен горурлык хисе кичерүен әйтте. "Татарстанның махсус икътисадый зона тудыру буенча федераль дәрәҗәдә иң яхшы төбәк дип танылуын аңлау мине бик тә шатландыра,- дип белдерде депутат. - РФнең икътисад үсеше министры Алексей Улюкаев Дәүләт Думасында министрлыклар программалары турында отчет белән чыгыш ясаганда, ул МИЗ федераль программасының бөтен уңышы - ул Татарстанның уңышы",- дип ассызыклап әйтте.

Әлфия Когогина сүзләренчә, хәзерге вакытта ул махсус икътисадый зонага тиңдәш - алдан баручы үсеш территориясе төзү (шул исәптән кечкенә шәһәрләрдә дә) программасы эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнаша икән. "Алдан баручы үсешле территорияләрне булдыру срокларын кыскартыр өчен сезнең тәҗрибәне ничек кулланырга була? Мин шуны аңларга телим",- диде ул. Депутат очрашу өчен Тимур Шаһивәлиевка рәхмәт белдерде. "Сез булдыклылар - горурлык тудырасыз",- дип мөрәҗәгать итте ул «Алабуга» вәкилләренә. Очрашудан соң, Әлфия Когогина МИЗ территориясе буйлап экскурсия ясады, «Форд Соллерс Алабуга» һәм «Аутомотив Гласс Альянс Рус» заводларында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев