Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дәүләт теркәвендәге яңа үзгәрешләр турында онлайн сөйләячәкләр

22 июльдә сәгать 10.00дә төбәктәге салым органнарының хокук гамәлләре нәтиҗәләре буенча онлайн форматта халык фикер алышачак.

Салым түләүчеләргә юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт теркәве вакытында килеп чыга торган мөһим сорауларны хәл итеп, дәүләт теркәве электрон сервисларындагы яңалыкларны карап булачак. 

Федераль салым хезмәтендә 60тан артык сервис эшли. Салым түләүчеләр ихтыяҗларына туры китереп, алар даими яңарып тора һәм дәүләт хезмәтләрен атна буе 24 сәгать эчендә өйдән чыкмый гына алырга мөмкинлек бирә.

Шул рәвешле, iOs һәм Android платформалар өчен "Индивидуаль эшмәкәр шәхси кабинеты"ның яңа мобиль версиясендә хәзер физик затны шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәве ясау функциясе бар. Бу функциядән файдалану өчен, кулланучы үзенең мобиль телефонына шул кушымтаны урнаштырырга тиеш. Мобиль кушымта буенча икенче көнне үк индивидуаль эшмәкәр булып теркәлү турында документлар алырга булачак.

Вебинарда катнашучыларга онлайн тәртибендә электрон сервислардагы яңалыкларны белергә һәм тема буенча сораулар бирергә мөмкин булачак. 

Вебинар спикеры — Татарстан Республикасында Россия Федераль салым хезмәте идарәсенең салым түләүчеләрне теркәү һәм исәпләү бүлеге башлыгы Ольга Агафетова. 

Катнашу бушлай, https://events.webinar.ru/kontur/8748443 сылтамасы буенча алдан теркәлү мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев