Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дөм-Дөмдә участковый өчен төзелгән йорт ачылды

Алабуга районы Дөм-Дөм авылында тантаналы рәвештә участок полиция хезмәткәре өчен төзелгән административ-торак комплексы ачылды. Комплекс дүрт авылга хезмәт күрсәтәчәк.

Тантанада Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары Марат Айдаров, Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Әюпов һәм полиция бүлеге башлыгы Юрий Пономарев катнашты.

Яңа терәк пункт Дөм-Дөм, Куклюк, Шүрнәк һәм Олы Елово авылларына хезмәт күрсәтәчәк.

- Бу районда участок полиция вәкилләре өчен ачылучы өченче шундый йорт. Республика программасы ярдәмендә мондый йортлар Морт һәм Поспеловода торгызылды. Һәм менә бүген, ниһаять, Дөм-Дөмдә дә ачылды, - диде Зөлфия Сөнгатуллина.

Терәк пункт белән берләштерелгән комплекста Вячеслав Пермяков яшәячәк һәм эшләячәк. Комплексны торгызу эшләренә республика казнасыннан акча бүлеп бирелде, инженерлык челтәрләре үткәрүдә җирле бюджет ярдәм итте.

Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында авылда эшләүче участковыйлар өчен безнең районда ике шундый йорт төзелде инде. Морт авылындагы йорт җирле бюджет хисабына төзелсә, Поспелово саласындагы төзелеш республика биргән акчаларга башкарылды. Бу эшләргә 2,5 миллион сум акча сарыф ителде.

Өй туена әзерләнүче участковыйга суыткыч һәм ксерокс бүләк ителде.

- Бүгенге көндә төзелгән административ-торак комплекслар барысы да эшли. Без алар төзелгән урыннарда криминаль халәтнең тотрыклануын күзәтәбез, - диде ТРның эчке эшләр министры урынбасары Марат Айдаров.

Бүгенге көндә Алабуга районында тагын бер терәк пункт төзелеше ахырына якынлаша. Шушы көнннәрдә Костенееево саласында да участок вәкиле өчен йорт куллануга тапшырылачак.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев