Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дмитрий Бердников Алабугада 13 тавыш җыйган

Бердәм тавыш бирү көнендә Алабуга районында биш округ буенча: бер шәһәр һәм дүрт авыл җирлекләрендәге округларда сайлаулар булды.

Унбер кеше 16нчы шәһәр округында депутат урынына дәгъва итте, аларның күпчелеге үз кандидатураларын үзләре куючылар иде. Шәһәр советы депутатына кандидатлар арасында Казан активисты Дмитрий Бердников та бар иде, аның өчен 13 кеше генә тавыш биргән.

Округ буенча алабугалы Илшат Шәйморатов җиңү яулады, Җылылык челтәрләре предприятиесенең башкаручы директоры Андрей Дементьев аннан чак кына калышты.

Дүрт авыл җирлегендә Бехтерево, Лекарево, Олы Качка һәм Олы Шүрнәк вәкаләтле органнарына депутатлар сайланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев