Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Добрый край — Игелек җире» республика конкурсы йомгаклары буенча килешүгә кул кую этабы тәмамланды 

2020 елда беренче мәртәбә үткәрелгән бәйгедә 11 район һәм 2 шәһәр җиңү яулаган.

«Добрый край — Игелек җире» конкурсы беренче тапкыр Татарстан Республикасында 2020 елда «Игелекле эшләр төбәге» конкурсында җиңүләр аркасында үткәрелде.

Конкурсны үткәрүнең максаты — Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә волонтерлык) бергәлегенең тотрыклы үсеше, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү һәм ирекле (волонтерлык) эшчәнлегенә җәлеп ителгән гражданнар санын арттыру өчен шартлар тудыру.

2020 елда Бөгелмә, Теләче, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама, Лениногорск, Алексеевск, Нурлат, Чирмешән, Баулы, Әгерҗе районнары һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре җиңүче булды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче һәм 3 махсус приз иясе белән «ТР иреклеләр үзәге» АКБО, һәр муниципаль районның башкарма комитеты һәм турыдан-туры иреклелек эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма арасында өч яклы килешү имзаланды.

Нәтиҗәдә, һәр муниципаль волонтерлык үзәге матди-техник җиһазланышына (бизәлеш элементлары, тарату продукциясе һәм орг.техника) ия булды. Шулай ук өч яклы килешү төзү кысаларында төрле яклап ярдәм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев