Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Документларның яңа төрләре кертелгән

2017 елның 14 августыннан башлап, хәзер лицензия алу өчен гариза бирүчеләр, шулай ук лицензияне яңадан рәсмиләштерүчеләргә һәм лицензияләр теркәү реестрындагы белешмәләр белән кызыксынучыларга документларның яңа төреннән файдаланырга кирәк булачак.

"Геодезия, картография һәм киңлек мәгълүмәте һәм Россия Федерациясенең законнар чыгара торган аерым актларына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон нигезендә (30.12.2015 N 431-ФЗ) Дәүләт теркәве, кадастр һәм картографиянең федераль хезмәте тарафыннан геодезия һәм картография эшчәнлеген лицензияләгәндә кирәкле документларның яңа төрләре расланган.

Лицензия алу, аны яңадан рәсмиләштерү, эшчәнлекне туктату һәм лицензия алган кеше турында, тәртип бозуларны төзәтү турында хәбәр, гаризаларны кайтарту турында, лицензия алуга рөхсәт бирмәү турында өземтә бирү яңа Геодезия һәм картография эшчәнлегенең лицензияләнергә тиешле төрләренә: дәүләт топография карталары яисә планнарын булдыру һәм яңарту; дәүләт чикләрен, шулай ук РФ субъетлары һәм муниципаль берәмлекләр арасында чикләрне билгеләү һәм үзгәртү; Җирнең гравитация кыры параметрларын ачыклау; дәүләт геодезия, нивелирлы, гравиметрик челтәрләр, шул исәптән геодезик станции челтәрләрен булдыру эшләре керә.

Геодезия һәм картография эшчәнлеген лицензияләү Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан башкарыла.

Росреестр идарәсенең мәтгълүмәт хезмәте хәбәр итүенчә, геодезия, картография эшчәнлеген лицензияләү өчен документларның яңа рәвешләре һәм аларны тутыру үрнәкләрен Rosreestr.tatarstan.ru сайтының "Картография" бүлегендә табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев