Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эчәргә яраклы суның сыйфатын «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында яхшыртачаклар

2021 елда Татарстанда илкүләм проектны тормышка ашыруга 3,5 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.

Республикада яшәүчеләр өчен эчә торган суның сыйфатын яхшырту «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына кертелгән «Чиста су» төбәк проектында каралган. 2021 елда Татарстанда илкүләм проектны тормышка ашыруга 3,5 миллиард сум акча юнәлдереләчәк, гражданнарны чиста су белән тәэмин итүдән тыш, проектка гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү һәм яшәү өчен уңайлы мохит булдыру буенча чаралар салынган.

Әйтик, 2021 елда республикада «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 4 төбәк проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла, аерым алганда, финанслауның гомуми күләме 956,89 миллион сум булган «Торак», «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» — 1,95 миллиард сум, «Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы киметүне тәэмин итү» — 403,33 миллион сум һәм «Чиста су» — 215,37 миллион сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев