Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эдуард Хәйруллин «Казан» журналының эксперименталь чыгарылышын тәкъдим итте

Журналны чыгаручылар Казандагы илһам чыганакларын атады. 

«Татмедиа» Республика басма матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин үзенең «Новая Тартария» YouTube-каналында «Казан» журналының быелның беренче санын тәкъдим итте. 

Журналның форматын, тышлыгын, күзаллауны, верстканы үзгәрттек, дип ассызыклады Хәйруллин. 2021 елның беренче саны «Казан — көч урыны» темасы белән үрелеп бара. 

Беренче булып «көч урыны» фразасын Карлос Кастанеда куллана. Басманы чыгаручылар әлеге терминны ничек аңлаулары белән уртаклашты. Казанның кайсы урыннары аларга көч һәм илһам бирүен укучыларга җиткерде.

+12

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев