Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эксперт: Россия сайлау комиссияләренә Конституция буенча тавыш бирүдә битлекләр бирергә киңәш иттеләр

Коронавирус пандемиясе илнең төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирү процедурасына төзәтмәләр кертте.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү процедурасы коронавирус Covid-19 пандемиясе шартларында гражданнарның иминлеге өчен кирәкле үзгәрешләр кичерәчәк. Төбәк сайлау комиссияләренә медицина битлекләрен һәм дезинфекция чараларын сатып алырга тәкъдим иттеләр, дип сөйләде Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Кеше хокуклары буенча Совет әгъзасы Александр Брод. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Дөньяның башка илләрендә тавыш бирү план буенча уза: 29 февральдә Словакиядә парламент сайлаулары, 2 мартта – Израильдә парламент сайлаулары, 15 мартта – Франциядә муниципаль сайлауларның беренче этабы өзелмичә узды.

“Дөньяда сайлау процессларының тулы параличы турында сөйләргә ярамый. Әйтик, Франциядә күптән түгел узган муниципаль сайлауларда кирәкле саклык чаралары күрелде: сайлаучыларга медицина битлекләре, авторучкаларны эшкәртү өчен бактерияләргә каршы салфеткалар бирелде”, – дип ассызыклады Александр Брод.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев