Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Экзитпол: Татарстан Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнеханов 81,2 процент тавыш җыйган

Социологлар тавыш биреп чыккан 8 меңгә якын кешене сораштырган.

Экзитпол нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнеханов 81,2 процент тавыш җыйган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза. 
КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советының җаваплы секретаре Андрей Большаков сайлау участокларында сораштырулар үткәрелгәнен әйтте. 
Участокларның 34 проценты Казанда, 41 проценты республиканың башка шәһәрләрендә, 25 проценты авылларда урнашкан. Андрей Большаков билгеләп үткәнчә, социологлар тавыш биреп чыккан 8 меңгә якын кешене сораштырган.
Шул рәвешле, сораштырылган нәтиҗәләр буенча, Альфред Вәлиевка халыкның 6,5 проценты тавыш биргән. Олег Коробченкога — 2,3 процент, Рөстәм Миңнехановка — 81,2 процент, Альмир Михеевка — 4,0 процент, Владимир Сурчиловка 3,4 процент тавыш исәпләнгән.
Халыкның өч проценты социологларга бюллетеньнарны бозганнары турында әйткән. 
ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, 18.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда сайлауларда барлыгы 2,1 миллионнан артык кеше тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев