Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ел башыннан Татарстан сулыкларында 47 кеше батып үлгән

Төп сәбәп — җиһазландырылмаган урында су коену.

Бу ел башыннан Татарстан сулыкларында 47 кеше батып үлгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Су коену сезоны ачылганнан бирле 39 кеше батып үлгән. 

«Барыннан да ешрак сулыкларда кешеләр үлеменең сәбәбе - җиһазландырылмаган урыннарда коену», — диде Венедиктов. 

Ял вакытында үзеңне бәхетсезлек очракларыннан саклап калу өчен, җиһазландырылган урыннарда гына коенырга кирәк, дип кисәтә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре. Хәзерге вакытта Татарстанда 47 пляж ачылган, тагын 153 массакүләм ял итү урыны коткаручылар тарафыннан контрольгә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев