Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Елга трамвае Алабугага керәчәк

Халык арасында «елга трамвае» буларак билгеле «М-8» теплоходы Кама буйлап инде киләсе атнадан ук йөри башларга мөмкин.

Елга трамвае быел Алабугага яр буен төзекләндерү аркасында керми башлаган иде. Бу сорау белән газета редакциясенә укучыларыбыз күп тапкырлар мөрәҗәгать итте. Халыкның елга трамвае белән тоткарлыклар уңаеннан мөрәҗәгатен район җитәкчелеге массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда шәрехләде.
Алабугалылар мөрәҗәгате Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаментына юнәлдерелде, анда елга трамваеның причалга килеп туктавы мөмкинлеге турындагы мәсьәләне хәл итәргә тиешләр иде.
Һәм менә, озак сөйләшүләрдән соң, эш урыныннан кузгалды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Исмәгыйлев сүзләренә караганда, хәзер иске причалга баскыч төзү эшләре бара. Өч-дүрт көннән барысын да эшләп бетерәчәкләр, һәм трамвай бирегә кереп туктый башлаячак.
«Трамвай милекчеләре белән килешү бар. Мин алар белән очраштым, алар әйтүенчә, мөмкинлек булу белән үк, трамвай Алабугага керә башлаячак. Максималь срок — бер атна,» — дип өстәде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе.
Елга трамвае 106 пассажирга исәпләнгән. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, суднолар йөрешле компанияләр коронавирус таралу шартларында эшли. Шуңа күрә биредә кулларны эшкәртү өчен дезинфекция чаралары сатып алганнар. Суднога керер алдыннан контактсыз градусниклар белән барлык пассажирларның температурасын үлчәячәкләр. Ә теплоходның үзендә кешеләрне бер-берсеннән ким дигәндә бер метр ераклыкта утыртачаклар. Шулай ук һәр пассажир битлекләр һәм перчаткалар кияргә, үзләре белән паспорт булырга тиеш. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне әлегә йөртмәячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев