Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җәен Алабугада 3 километр җылылык челтәре төзекләндереләчәк

Җәйге чорда өч участокта җылылык челтәрләренә ремонт ясалачак.

Аларның беренчесе һәм, мөгаен, иң проблемалысы — Таҗи Гыйззәт урамындагы 30нчы йорт тирәсендә, анда узган елның декабрендә зур өзеклек килеп чыкты һәм бөтен шәһәр диярлек җылысыз һәм кайнар сусыз калды. 

Тагын ике участок — халыкта «тормыш юлы» дип аталган урында һәм 4 нче микрорайонның Мәрҗани урамындагы 7нче йорт янында. 

Ремонт эшләре бару сәбәпле, 17 майдан шәһәр микрорайоннарында кайнар су бетерелә. Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесенең башкарма директоры-баш инженеры Сергей Проскин хәбәр иткәнчә, бу — киләсе җылылык сезонына әзерлек белән бәйле. 

31 майда 4-1 һәм 4-5 микрорайоннарыннан кала, барлык микрорайоннарда да кайнар су бирелә башлый. 4нче
микрорайонда кайнар су бирүне тоткарлау нәкъ менә Д-800 җылылык үткәргече белән бәйле (Таҗи Гыйззәт урамындагы авария участогы). 

— Инвестпрограмма буенча 4нче микрорайонда 150 метр җылылык челтәре, мунча районында — 110 метр тирәсе, Таҗи Гыйззәт урамында 32 метр авария участогында эшләр башланган инде. Эш шунда ки, биредә челтәрләрнең тузуы аларга грунт сулары эләгүгә бәйле. Без изоляцияләнгән торбаларны «Вектор» гидроизоляцион өслек кулланып ябабыз. Бу — җылылык изоляциясеннән аермалы буларак, суны тоткарларга сәләтле инновацион катлам. Ул авария хәлендәге участок өчен генә файдаланылачак,чөнки биредә грунт сулары якын. Башка ике участокта пенополимер изоляция кулланылачак, — дип шәрехләде Сергей Проскин. 

Җәйге чорда 3 км җылылык челтәре ремонтланачак. Шәһәрдә кайнар су 31 майда, ә 4нче микрорайонда яшәүчеләрнең фатирларында 11 июньдә барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X