Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эшкә сәләтсез гражданнарны карау буенча түләүләр

Компенсация түләүләре 1200 сум тәшкил итә һәм ул гражданга билгеләнгән пенсия белән бергә түләнә.

Эшкә сәләтсез гражданнарны караучыларга ай саен компенсация түләүләре билгеләнгән. Бу хакта ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мондый түләү күләме 1200 сум тәшкил итә, ул гражданга билгеләнгән пенсия белән бергә түләнә», — дип билгеләп үтәләр Пенсия фондында.
Бу түләүгә инвалид балалар, I төркем инвалидлар һәм 80 яшькә җиткән гражданнар хокуклы.
Шул ук вакытта гражданинның кеше белән бергә яшәү-яшәмәвенә, аның туганы булу-булмавына бәйсез төстә, эшләмәүче хезмәткә сәләтле гражданга билгеләнә. 
Компенсация түләүләрен билгеләү өчен гаризаны гражданинның шәхси кабинеты яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә, шулай ук Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
Эшкә урнашканда 80 яшьтән өлкән пенсионерны яки I төркем инвалидны карау буенча түләү алу хокукы югала, чөнки компенсация бары тик эшләмәүче гражданга гына рәсмиләштерелә ала. Эшкә кергән очракта, караучы Пенсия фондына биш көн дәвамында эшкә урнашуын хәбәр итәргә тиеш.
Эшкә сәләтсез гражданнарны караучы үзмәшгульләр компенсация түләүләренә хокукларын югалтмый, дип өстәделәр Пенсия фондында.
Карау чоры караучы кешенең иминият стажына һәр карау елына 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә исәпләнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев