Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эсседән ничек сакланырга?

Эссе һава торышы барлык яшь төркемнәрендә халыкның сәламәтлеге торышына тискәре йогынты ясый.

Бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган затлар, өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалар зыян күрә. Эссе җәйге чорда кешеләр ешрак медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Югары артериаль кан басымы, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, миокард инфаркты булган авырулар саны арта.⠀
Кеше сәламәтлегенә зур зыян сала торган кызу көннәрдән саклану максатыннан төп кагыйдәләр:
- Эссе көннәрдә кояшта озак, бигрәк тә яланбаш торырга киңәш ителми. Натураль тукымалардан җиңел, ачык төстәге кием кияргә кирәк.
- Сыеклык куллануның тәүлеклек күләмен арттыру зарур, гәрчә моның белән дә бик сак булырга кирәк. Су режимын саклау мөһим — тәүлегенә 2,5 литр сыеклык эчәргә. Әмма йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары вакытында йөрәккә йөкләнеш артмасын өчен табиб белән киңәшергә кирәк.
- Җәй көне газсыз гади су яки тынычландыргыч үләннәрдән чәй эчәргә кирәк, сусауны салкынча эчемлекләр белән басарга киңәш ителә, артык нык салкын эчемлекләр белән түгел. 
- Тәүлеклек рационда майлы һәм аксымлы азыкны чикләргә кирәк. Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланыгыз. Исерткеч эчемлекләр эчмәгез, шулай ук баллы, газлы эчемлекләрне дә кулланмагыз.
- Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм хроник авырулары булган затларга табиб биргән киңәшләрне төгәл үтәргә, билгеләнгән медикаментларны дәвалаучы табиб билгеләгән дозаларда һәм режимда кабул итәргә кирәк.⠀
Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев