Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фаррахов дарулар сатып алу турыда яңа закон булдырырга тәкьдим итте

Россиядә ассигнованиеләр күләме ел саен 10-15 процентка арта. 

Россиянең медицина учреждениеләре дарулар белән госзакупкалар турындагы закон буенча тәэмин ителә, тик ул инновацион препаратларны сатып алырга мөмкинлек бирми. 
Шуңа күрә, яңа алымнарны җайга салырга яки дарулар сатып алу турында яңа закон эшләргә кирәк, дип белдерә Татарстаннан РФ Думасы депутаты Айрат Фаррахов. Бу турыда «Парламентская газета» яза.
Фаррахов сүзләренчә, Россиядә дарулар сатып алуга федераль бюджет хисабына дәүләт тарафыннан бирелә торган ассигнованиеләр күләме ел саен 10-15 процентка арта. 2021 елга бу максатларга 575 млрд сум акча бүлегән.
Бюджет һәм дәүләт оешмалары препаратларны контрактлы госзакупкалар системасы законы буенча сатып ала. Аның төп факторлары — конкурентлык һәм экономия.
«Тик соңгы елларда без бу критерийларның эшләмәгән очраклары белән ешрак очраша башладык. Мисалга, аналоглары булмаган, нибары бер компания җитештерә торган инновацион препарат. Мондый очракта конкурент процедуралары үткәрүдән мәгьнә юк, экономия һәм конкуренция турында сөйләшү артык», — дип аңлатты Фаррахов. 
Шуның белән бәйле рәвештә, препаратларны сатып алуның яңа механизмнарын булдыручы махсус группа оештырырга тәкьдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев