Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фаррахов: яңа локдаун икьтисад һәм халык өчен катастрофа булачак

Язгы сценарийның кабатланмавы, турыдан-туры халыкның врачлар киңәшен үтәүгә бәйле.

Covid-19 буенча катгый чикләүләрнең кабатлануы икьтисади катастрофага китерергә мөмкин. Шуның өчен маска кияргә, дистанция сакларга, кулларны юарга һәм социаль элемтәләрне киметергә кирәк. Бу хакта булган фикерләре белән ТР Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фаррахов уртаклашты. 
Фаррахов әйтүенчә, короновирус белән авыручыларның артуы — чирнең икенче дулкыны түгел, бу — беренчесенең дәвамы. Депутат фикеренчә, медиклар вируска каршы торырга өйрәнгән. Шул сәбәпле, яз көне булган тулы изоляция турында сөйләшергә әле иртәрәк. 
«Локдаунның икьтисади нәтиҗәсе аерым бер кеше өчен дә (зарплата түләнми), барлык илләрнең икьтисады өчен дә катастрофага китерәчәк», — ди Фаррахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев