Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Фасттрек” порталы ярдәмендә 4,5 мең эшкуар дәүләт ярдәме алды

Әлеге инструментны кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә юнәлтелгән илкүләм проект буенча тормышка ашырганнар.

4,5 меңнән артык эшкуар бизнесы өчен ФАСТТРЕК.РФ Татарстан платформасыннан файдаланган. Портал “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” илкүләм проекты кысаларында эшли башлады. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Илкүләм проект кысаларында республиканың 28 меңнән артык эшкуары мәгълүмати-консультация хезмәтләре алган. Әйтик, “Минем бизнес” форумы 12 меңнән артык катнашучыны җыйган.

Моннан тыш, Татарстанда сәнәгать инфраструктурасы объектлары саны 100гә кадәр арткан. Бүгенге көндә республикада 80 сәнәгать мәйданчыгы һәм 20 сәнәгать паркы эшли, аларда 1,4 меңнән артык компания эшчәнлек алып бара. Бу компанияләр 30 меңнән артык эш урыны булдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев