Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фермерларга ярдәм

Хөрмәтле фермерлар һәм фермерлык хуҗалыгын булдырырга теләүчеләр!

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2012-2014 елларда ТРда эш башлаучы фермерларга ярдәм" һәм "2012-2014 елларда ТРда крестьян (фермерлык) хуҗалыклары базасында гаилә фермалары үсеше" программалары буенча конкурс игълан итте.

"Эш башлаучы фермер" программасы кысаларында җир кишәрлеге, терлек, техника, орлык, азык һәм башкаларны сатып алуга, терлекчелек биналары төзү һәм ремонтлауга дәүләт тарафыннан 1 750 000 сум күләмендә грант бирелә.

"Гаилә фермасы" программасы кысаларында проект-смета документациясен эшләтүгә, гаилә фермасын төзү, модернизацияләү яки төзекләндерүгә, терлек сатып алуга һәм башкаларга 5 миллион сум күләмендә грант бирү каралган.

Программаларда катнашуга кагылышлы барлык сораулар белән 7-39-12 телефонына шылтыратырга була.

Ришат Нәбиуллин,

Алабуганың мәгълүмат-консультация хезмәте белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев