Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фәнгә багышланган төн

25 ноябрьдә КФУның Алабуга институтында "Фән төне" дип аталган чара үтәчәк.

Институтта бу форматтагы акция беренче тапкыр уздырыла. Аны оештыручылар уйлавынча, ул традиция булып китәргә мөмкин. Югары уку йортында бу көнне кичке сәгать алтыдан төнге унга кадәр 24 интерактив мәйданчык эшләячәк. Алар арасында - криминалистик лаборатория, биредә бармак эзләрен ничек дөрес алырга кирәген күрсәтеп, хезмәткә кагылышлы кайбер серләр турында сөйләячәкләр. Суд утырышлары залына керүчеләр суд барышын карый ала. "Акварель һәм балачак", "Портрет, дусларча шарж", "Дөнья һәм роботлар", "Кытай иероглифлары" мәйданчыклары аеруча кызыклы булыр дип көтелә. Институт галимнәре тәҗрибә үткәрү, мастер-класс, экспериментлар, шулай ук гыйльми эшләнмәләрне күрсәтеп, кунакларны фәнгә якынайтачак.
Шул ук көнне актлар залында шәһәр күләмендә ата-аналар җыелыша оештырыла. Анда уку йортына керүнең яңа тәртипләре, әзерлек юнәлешләре турында белеп булачак. Хезмәткәрләр институт тарихы һәм традицияләре, студентларның укудан тыш эшчәнлеге турында сөйләячәк. Көн тәртибендә - булачак абитуриентларның әти-әниләре белән очрашу һәм "БДИны сайлау - чыгарылыш укучысының мөһим бурычы" темасына әңгәмә. Ата-аналар чара ахырында үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алачак.
4 декабрьдә 9.00 сәгатьтә уку йорты бинасында "Ачык ишекләр көне" уздырыла. Программада - встреча с руководством институт һәм факультетларның җитәкчеләре белән танышу, 2017 елда укырга керү өчен фәннәрне сайлау буенча тәкъдимнәр, БДИга кагылышлы киңәшләр, уку аудиторияләре буйлап экскурсия һәм башкалар.
Барлык чараларда катнашу бушлай.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев