Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фәрит Хәнифов Алабуганың төзелеп килүче объектларына бәя бирде

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, район җитәкчесе Рөстәм Нуриев белән бергә, шәһәрнең төзелеп килүче объектларын карап чыкты.

Беренче нокта Нефтьчеләр проспектындагы 21, 23, 25нче йортлар ишегаллары булды, аларда хәзер «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерү эшләре бара. Исегезгә төшерәбез, программага Алабуганың 34 ишегалды кергән. Аннары Фәрит Хәнифов Алабуга картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты янындагы бинаны карады. Биредә капиталь ремонт ясау һәм архив урнаштыру планлаштырыла. Киләсе пункт Ленин мәйданы булды, анда территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, бу кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру программасы ярдәмендә мөмкин булды. 5нче мәктәптә шулай ук эш кайный, министр җитәкчелегендәге делегация анда да барды. Төзүчеләргә бу объектны уку елы башланганчы тапшырырга кирәк, шуңа күрә төзелеш кызу темплар белән бара. Бу көздә полилингваль мәктәп тә үз укучыларын каршы алырга әзерләнә. Биредә төзелеш эшләре нульдән башланды. Карап йөрү Автомобильчеләр урамындагы «Йорт янында бакча» скверы булачак урында тәмамланды.
«Эш кайный. Төзүчеләр булдыра: бер көнгә дә, бер сәгатькә дә тукталмыйлар. 5нче санлы мәктәп — гади генә объект түгел, анда конструкцияне ныгыту эшләре алып барыла. Мин бу объектка яхшы бәя бирер идем. Полилингваль мәктәп төзелеше һәм аның янында башкарылган барлык эшләр «бик яхшы» билгесенә лаек. Барысы да уйланылып эшләнгән. Шундый ук режимда дәвам итеп, әлеге объектларны тапшырсалар, бу 4нче микрорайон халкына гына түгел, бөтен шәһәргә дә зур бүләк булачак. Берничә ел элек без мондый скверлар һәм парклар, балалар бакчасы һәм полилингваль юнәлештәге мәктәп турында хыялланмаган да идек», — диде Фәрит Хәнифов.

АМР башлыгы матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев