Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фәрит Хәнифов татарстанлыларны Төзүчеләр көне белән котлый

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры билгеләп үткәнчә, төзелеш тармагының торышы күп очракта төбәк үсешенең икътисади дәрәҗәсен билгели.

Быел Төзүчеләр көненә, СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә билгеләнгән вакыттан алып, 65 ел тулды. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне әлеге вакыйга белән котлыйм!
Төзелеш тармагының торышы төбәкнең икътисади дәрәҗәсен билгели. Матур биналар, яр буйлары, спорт объектлары артында иң мөһим, катлаулы һәм киеренке һөнәрләрнең берсе тора. Һәр кеше дә төзүче булып эшли алмый. Фидакарь төзүчеләр җилкәсендә һәр объект өчен җаваплылык тора. Сезнең хезмәтегез кешеләргә, туган илебезгә бик мөһим һәм кирәкле. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, Хәтер һәм Дан елында сез фидакарьлек, рухның ныклыгын күрсәтәсез һәм шәһәрләрдә һәм авылларда уңайлы шартлар булдыру өчен барысын да эшләргә тырышасыз.
Бәйрәм көнендә Сезгә иҗади хезмәтегез, осталыгыгыз өчен ихлас рәхмәт әйтәм. Ныклы сәламәтлек, уңышлы хезмәт көннәре, иминлек, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим! 
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев