Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фәрит Мөхәммәтшин төзәтмәләр кертелгәннән соң тормыш ничек үзгәрәчәген сөйләде

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, сәламәтлек саклау өлкәсенә һәм гражданнарның социаль гарантияләренә күбрәк игътибар биреләчәк.

РФ Конституциясенә сәламәтлек саклау мәсьәләләренә кагылышлы төзәтмәләр COVID-19 коронавирус пандемиясен җиңәргә ярдәм итәчәк, ә тулаем алганда, илнең Төп законындагы үзгәрешләр россиялеләрнең социаль якланышын көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы утырышын уздырды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, Конституциягә төзәтмәләр Россия гражданнарын социаль яклауга юнәлдерелгән. Иң мөһим үзгәрешләрнең берсе минималь хезмәт хакы турындагы нигезләмә булачак, дип саный ул.
Россия Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев