Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гаилә бәйрәме

2 сентябрьдә "Алабуга" махсус икътисадый зонасында урнашкан ROCKWOОL заводында "Гаилә көне" узды.

Әлеге компаниянең барлык предприятиеләре өчен традициягә әверелгән бу бәйрәм Алабугадагы заводта беренче мәртәбә үткәрелде.

Предприятие хезмәткәрләре, аларның гаиләләре бар дөньяга билгеле булган завод һәм аның коллективы белән танышты. Бәйрәмгә 250гә якын кеше җыелды. Балалар һәм өлкәннәр төрле конкурсларда катнашты, аттракционнарда күңел ачты, биеде һәм моның өчен бүләкләр алды. Биредә һәркем күңеленә ошаган шөгыль тапты. Кемдер төз атуда, кемдер биюдә ярышты, ә кайберәүләр асфальтка рәсем төшерү конкурсында үз көчен сынады.

"Caver Band" вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы да бәйрәмгә килгәннәрнең күңеленә хуш килде.

Предприятие каршындагы мәйданчыкта аларны аквагрим һәм твистинг буенча мастер-класс һәм "Елан кеше" чыгышы көтә иде.

Соңыннан кунаклар өчен завод буенча экскурсия үткәрелде. "Гаилә көне" бәйрәме ахырында кунаклар тәмле пылау, кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев