Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гаиләләргә игътибар кирәк

Балаларны гаиләдән алып, социаль приютка урнаштырганнар.

Район гаиләләренең берсендә ата-ана үз вазифаларын үтәмәгән. Алар белән калган очракта, балаларга куркыныч янаган. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында социаль яктан кыен хәлдәге гаиләләр проблемасын тикшерделәр. Бу юлы ул Малореченскида узды.

Эчкечеләр гаиләсендә еш кына, бурычлар аркасында, газ өзелгән, ягарга мич юк. Авылларның берсендә күршеләрендә тамак туйдыручы балалар булганлыгы ачыкланды. Райбашкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Людмила Рыбакова авыл җирлеге башлыкларына андый гаиләләргә карата игътибарлырак булырга - эшкә урнаштыруны хәл итәргә, ТКХ әҗәтләрен кайтару буенча килешү төзүдә булышырга кушты. Моннан башка, аларның балалар бакчасы өчен түләү бурычы да җыелып килә. Мәсәлән, Танайкада берәүләрнең андый әҗәте - 20 мең сум диярлек. Бурычлылар эше суд приставлары хезмәтенә тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев