Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Галиев: Рөстәм Миңнеханов республиканың зур командасы эшен оештыра алды

10 ел дәвамында эшләү дәверендә Татарстан Республикасы Президенты үзен федераль үзәк белән нәтиҗәле эшләүче, талантлы кризиска каршы менеджер буларак күрсәтте.

10 ел дәвамында җитәкчелек итү дәверендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен республиканың зур командасы эшен оештыра алды.

ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев әнә шундый фикер белән уртаклашты, дип хәбәр итә Татар-информ”.

 

“Соңгы 10 елда уңай нәтиҗәләр күренә башлады. Беренче чиратта нефть химиясендә, эшкәртүдә, агробизнеста, – дип билгеләп үтте ул. – Шул ук вакытта ул үзен кризиска каршы менеджер, федераль үзәк белән нәтиҗәле эшләргә сәләтле кеше буларак күрсәтте”.

 

Галиев шулай ук Рөстәм Миңнехановның халыкара хезмәттәшлек өлкәсендәге  уңышларын билгеләп үтте. Мисал итеп ул ТР Президентының Давостагы Бөтендөнья икътисади форумына нигез салучы һәм аның җитәкчесе Клаус Шваб белән дуслыгын китерде.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев