Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Галимова татарстанлыларга даруларны алдан алып куймаска киңәш итте

Һәр авыру өчен шәхси дәвалау схемасы бар.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова татарстанлыларга даруларны алдан күпләп алып куймаска киңәш итте. 
Галимова сүзләренчә, республика даруханәләрендә препаратларны алдан алып кую буенча ажиотаж күзәтелә.


«Даруларны күпләп сатып алу, кайбер препаратларның аптекалардан юкка чыгуына китерә», — дип билгеләп үтте Галимова. 


Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне хәл итәргә дигән күрсәтмә бирде. 
Бүген ТР Оперштабы Татарстан даруханәләре җитәкчеләре белән очраша. Киңәшмәдә кайбер даруларга булган кытлыкны булдырмау мәсьәләсен хәл итәчәкләр. 
Татарстанлыларга медиклар биргән күрсәтмәләрне җитди үтәргә кирәк. Даруларны алдан күпләп алып куймаска, белгеч киңәшеннән башка профилактика өчен препаратларны кулланмаска. 
Исегезгә төшерәбез, һәр авыру кешегә дәвалауның шәхси схемасы билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев